Комментарии пользователя assalam:

Исламның патриотизмга һәм ватанчылык хисләренә карашы. Патриотизмны яклап көрәшүчеләр үзләренең фикерләрен Мөхәммәд (с.а.с) Мәккәдән чыккан вакытта әйткән сүзләре белән дәлиллиләр: “Син – минем өчен иң яраткан Аллаһның шәһәре. Әгәр мөшрикләр куып чыгармаса, сине ташлап китмәс идем”. Шулай ук алар Ислам ватанны якларга кушкан һәм бу Аллаһ юлында җиһад була дип үзләренең карашларын аргументлыйлар. Алар дәлил буларак китергән Аллаһның Расуле(с.а.с)нең хәдисенә килгәндә, аның патриотлыкка бернинди дә катнашы юк. Мөхәммәд(с.а.с) Мәккәне үзенең ватаны булганга күрә яратмаган. Киресенчә, ул аны хөрмәтле Кәгъбәтуллаһны саклаучы тыелган шәһәр булганга күрә яраткан. Бу, алар күб очракта өлешчә генә китерә торган, шушы ук хәдистән ачык аңлашыла. Ибн Аббастан китерә Ибн Абу Хатим, Мәккәдән чыккан вакытта, тау куышлыгына барганда, Мәккәгә йөзе белән борыла һәм әйтә: “Син – Аллаһның Аллаһ өчен иң яраткан шәһәре. Һәм син — минем өчен Аллаһның иң яраткан шәһәре. Әгәр мөшрикләр куып чыгармаса, сине ташлап китмәс идем”. Димәк, Аллаһның Расуле(с.а.с) Мәккә шәһәрен ул Аллаһның иң яраткан шәһәре булганга күрә яраткан. Аларның Аллаһ юлындагы җиһад дип атап ватанны сакларга кирәк дигән карашларына килгәндә, бу сүзләрдә сиздермичә фикер алыштыру һәм өммәтне ялгышлык юлына кертү күзәтелә. Ислам ватанны түгел, ә бигрәк тә, туган җир булу-булмауга карамастан, барлык ислам илләрен якларга чакыра. Шуңа нигезләнеп Палестинаны сионистлардан, Босния, Герцеговина һ.б. яклау мәҗбүри булып тора. Сирия мөселманнарнын яклау бурычы бу илнең халкына гына ятмый, чөнки алар үзләре генә дошман хөҗүменә каршы тора алмыйлар. Киресенчә бу бурыч башта янәшәдә яшәгән, аннары бу бурыч үтәлгәнче мөселманнарга йөкләнелә. Шулай ук аларның патриотизм күзлегеннән чыгып карасаң, мөселман кешесе, мәсьәлән Америка яки Англия кебек мөселман булмаган илдә яши икән, әгәр ул башка дәүләт белән сугышка керсә, янәсе ул бу илне якларга тиеш була.
Исламда ватанчылык (патриотизм) һәм милләтчелек бармы Бүгенге көндә милләтчелек һәм ватанчылыкка (патриотизмга) нигезләнеп үсешкә ирешеп, алга китеп була дигән фикерләр бар. Мәсьәлән: теле юкның — иле юк; милли узаңны үстерү, ныгыту; татар телен, мәдәниятен һәм татарча яшәү рәвешен пропагандалау кирәк, ватанны ярату иманнан һ.б. Әлеге фикерләрне алга сөрүчеләрнең күбесе үзләрен мөселман дип саный, ләкин Ислам динендә милләтчелек һәм патриотизмга урын бармы икән? Аллаһ барча кешелек өчен яшәү инструкциясе буларак җибәрелгән Корьән кәримдә әйтә: “Чынбарлыкта, сезнең өммәтегез – ул бердәм Өммәт. Ә Мин сезнең Раббыгыз, Миңа гына гыйбадәт кылыгыз!” (Корьән 21:92). “Өммәт” дигән сүздә Бөек Аллаһ ислам җәмгыятен, барча мөселман халыкларын күздә тота. Әгәр без, Өммәт сүзенең чынбарлыгын аңлау өчен, Корьән аятләренә, ышанычлы хәдисләр җыентыкларына, төп “Тәфсир” китапларына мөраҗәгать итик. Ләкин аларда без бернинди дә ватанчылык белән белән бәйле аңлатмалар, күрсәтмәләр күрмибез. Бу термин хәдисләрдә, сәхәбәләрнең сүзләрендә, Мөхәммәд галәйһиссәләм мактап әйткән беренче 3 дәвернең зур галимнәрнең хезмәтләрендә дә очрамый. Шуңардан бу гыйбәрәләрнең тел ягыннан килеп чыгышына, аңлатмасына һәм ислам законынының аларга карата хөкеменә мөрәҗәгать итергә кирәк. “Ватан” сүзенең һәм “ватанчылык” гыйбарәсенең лексик мәгънәләре Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Ватан” -Туган ил. Туган як. “Ватанчы” — Ватанпәрвәр -иск. Ватандар -иск.) Үз ватанын сөюче, туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кеше; патриот “Ватанчылык” һәм “ватан” гарәп теленнән кергән тамырдаш сүзләр. «Муаджам-уль-Айн» (авторы Халил ибн Ахмад) аңлатмалы сүзлегендә китерелә: «аль-ватан —кешенең яшәү урыны. Хайваннарга карата «ватан» — киртә абзар». Ислам дине чәчәк аткан заманаларда мөселманнар бу сүзгә, лексик мәгьнәсеннән кала, бернинди дә әһәмият бирмәгәннәр һәм ул яшәү урынын яки юлда вакытта тукталу урынын аңлаткан. Пәйгамбәребез (с.а.с) сөннәтендә “Ватан” сүзе «Насб-ур-Раят фи тахридж ахадис аль-хидая» китабында китерелә: “Кем үзенең яшәгән урынын (ватанын) ташлап башка урынга(ватанга) күченсә, аннары соң юлга чыгып китсә һәм үзенең беренче яшәгән урынында (ватанында) тукталса – ул намазын кыскартып укый ала. Чөнки бу беренче урын аңа ватан булудан туктады. Белүебезчә, Мөхәммәд галәйһиссәләм хиҗра (Мәдинә шәһәренә күченү) ясаганнан соң үзен Мәккәдә юлчы (мусафир) дип санаган. Чөнки моңарга охшаш рәвешле ватан үзгәргәндә, хәтта юлда булмасак та, беренче ватан гамәлдән чыга….” Югарыда китерелгән тектта намаз кыкарту өчен нәрсә нигез булып торганын һәм ничек ватанның үзгәрүенә игътибар итегез. Пәйгамбәребез (с.а.с) үзен Мәккәдә ватанында, туган шәһәрендә дип түгел, ә юлчы дип санаган, чөнки хәзер инде Мәдинә шәһәре аның ватанына әйләгән була, ягъни ул бу шәһәрне үзенең даими яшәү урыны, йорты итеп кабул итә. Шул сәбәпле ул намазын кыскартып укый. Әгәр дә Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәдинәгә даими яшәргә күченгәч, Мәккәне ватаны дип санамагач, без каян чыгып “патриотлык”, кайсы да булса туган илгә карау(беркетелү) дигән төшенчәне ала алабыз?!