Кайчандыр без Юлга чыктык, Бәхет эзләп барабыз дип, Үрләр ялгап алабыз дип. Атлый-атлый Килеп җиттек инде бугай, Мәтәм көе уйный курай.
|
Когда-то мы Пустились в путь, За счастьем, думали, идем. Вершины новые возьмем. За шагом шаг. И вот как будто бы дошли. Надрывно заиграл курай.
|
Мәетләр тулы кырларда, Карга күзен карга чукый, Караклар салган мәчеттә Шайтан үзе намаз укый. Фәхишәләр – остабикә Ятимнәр караган күзгә, Гәрипләр хәер сораша Бәйрәм бүген диеп безгә.
|
И мертвыми полны поля, И ворон глаз склевал вороне, Намаз читает свой Шайтан В мечети, сложенной ворами. Распутница - жена муллы, Сиротских глаз голодный взгляд, Калек просящих шумный глас: "Сегодня праздник ведь для нас".
|
Күрәсең, без Юлда ялгыш китеп сукырлар артыннан, Адашканбыз юл чатында. Хәзер инде Тузга нәләм тотып кулга, Чыгып булмас дөрес юлга.
|
Похоже, мы Ошиблись - за слепыми шли. Куда они нас завели? И вот теперь С обрывком знамени в руке На верный путь не встать уже.
|
Адашканнар моcафыйләр, Суфыйләр кыз куенында. Көтүчеләр җырны суза Төнге пәри уенында. Сукырлар – юл күрсәтүче, Телсезләр менгән азанга. Тәре таккан юлбарчылар Мәчет сала изге тауга.
|
Заблудших странников толпа, Суфии с девками в грехе. Затянут песню пастухи В той бесовской ночной игре. Слепцы идут в проводники, Немые - чтоб кричать Азан. Поводыри, кресты одев, Мечеть возводят на (святой) горе.
|
Юл башында Курыкмадык кара куе урманнардан, Ач бүреләр улаганнан. Тик юл бетте, Килеп җиттек шундый җиргә, Сарык бүре булган илгә.
|
В дороге той Нас не пугала темнота густых лесов, Волков голодных грозный вой. Окончен путь, И вот пришли, таков уж край: Баран здесь волк - запоминай.
|
Чәчәк аткан алмагачка Оя кырган ала карга. Кемдер бүген кырым сипкән Кичә яуган аппак карга. Саташканнар сандугалар, Иткә туенган бүреләр. Кемдер тагын дарга менгән Якты киләчәк күрергә.
|
В цветущей яблоне вчера Ворона сделала гнездо, Загадил сажей белый снег Сегодня тоже кое-кто. Здесь соловьи сошли с ума, А волкам мяса - только жри, Но кто-то уж в петлю залез, Чтоб свет увидеть впереди.
|