Общество

«Бөек имамнар кыйблага дөрес түгел дип, мәчет сүтмәгән» ("Высшие имамы не сносили мечеть из-за неточной ориентации")

Фотоларда яшел ук белән кыйбла тарафы, кызыл ук белән мәчетнең хәзерге тарафы күрсәтелгән

(На фотографиях зеленой стрелкой показано направление на Киблу, а красной - действительная ориентация мечети)

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә караганда, Казанның Мәрҗани мәчете кыйбла тарафына күпкә дөрес урнашмаган. Тарихи Мәскәү мәчетен җимерүнең бер сәбәбе итеп аның кыйблага таба дөрес юнәлештә булмавы әйтелде. Мәрҗани имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов бу кимчелекне михрабны кыйбла ягына таба борып та хәл итеп була дип саный.

Мәскәү мәчете тирәсендә бәхәс чыккач, «Татар заманы» укучысы Мәскәүдәге Җәмигъ, Казандагы Мәрҗани, Нурулла, Истанбулдагы Солтан Әхмәд мәчетләренең кыйбла тарафына ничек урнашуын күрсәткән спутник рәсемнәр җибәрде. Без аларның дөреслеге өчен җавап бирә алмыйбыз. Ләкин анда күренгәнчә, Мәрҗани мәчете Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенә караганда, кыйблага күпкә дөрес карамый.


Мәрҗани мәчете (мечеть Марджани в Казани).

Мәрҗани мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов белдерүенчә, бу турыда XVIII гасырда ук белгәннәр. Әмма мәчетне сүтеп тормыйча, михрабны күчерү белән генә чикләнгәннәр.

- Бу турыда бөек имамыбыз Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкалар да белгән. Безгә караганда яхшырак белгәнгә, алар михрабны гына Мәккә ягына күчергән. Моңа карап кына мәчет сүтмиләр -, ди Илфар Хәсәнов.


Мәскәүнең Җәмигъ мәчете (Московская Соборная мечеть).


Казанның Нурулла (Печән базары) мәчете (мечеть Нурулла в Казани).


Төркиянең төп мәчете Солтан Әхмәд (мечеть Султана Ахмеда в Стамбуле - главная мечеть Турции)

Автор: Tatar zamani

Комментарии 133